Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Интернет иленә куркынычсыз сәяхәт"

  12 февраль көнне 10:30 сәгатьтә Апаз  авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә укучылар өчен "Интернет иленә куркынычсыз сәяхәт" темасына мәгълүмат сәгате оештырылды. Чара китапханәченең Интернет челтәрен булдыру тарихы, хәзерге вакытта аның үсеш темплары турында сөйләвеннән башланды. Катнашучыларга кайбер заманча гаджетлар күрсәтелде, китапханәче техниканың һәр төренең уңай һәм тискәре яклары турында сөйләде.Аннары китапханәче укучыларга интернетка ничек чыгарга, аннан нинди максатлар өчен файдаланырга мөмкин булуын күрсәтте. Шулай ук катнашучылар мәгълүмати куркынычсызлык кагыйдәләре, мошенниклык яки ялган мәгълүматны булдырмау турында белделәр.