"Барысы да терроризмга каршы"
Апаз авыл китапханәсендә "Барысы да терроризмга каршы"дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде. Балаларга "терроризм һәм экстремизм" сүзенең нәрсә аңлатканын, шикле әйберләр табылганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды. Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Террор — үз максатын көчләү аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар — кеше күп җыелган урыннарда шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр. Шартлаткыч матдәләрне яшерүче әйберләр буларак, тартма, сумка, тәмәке кабы, кәрәзле телефон, уенчыклар кулланылырга мөмкин. Урамда шикле җиһазлар күренсә, кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итәргә, якын тирәдәге кешеләрне мөмкин кадәр читкәрәк озатырга кирәклеге хакында аңлатылды.