Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Ир- егетләр- илнең терәге "

  23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Апаз авыл мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан "Ир- егетләр - илнең терәге" исеме астында патриотик рухта очрашу оештырылды.  Очрашуда, армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан солдатларыбыз һәм киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез катнашты.   Солдатларыбыз үз чиратында солдат хезмәтеннән куркып калмаска, илебезгә, Ватаныбызга карата булган горурлык хисен югалтмаска өндәделәр.