Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Бар җырымны илгә багышладым"

Татар әдәбияты күренекле шәхесләрнең якты истәлегенә бик бай. Алар арасында каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең исеме якты йолдыз булып балкый, чөнки ул шагыйрь дә, көрәшче дә, герой да. Шагыйрь шигырьләрен, җырларын, хәтта гомерен дә туган иленә багышлый.”Туган илгә гомерең багышласаң, мәңге калыр җирдә яшәвең” дип яза ул.

“Муса Җәлил-халкым улы” дигән күргәзмә төзелде. Укучыларга күргәзмәдән китаплар тәкъдим ителде.

6-7 сыйныф укучылары каһарман шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. “Моабит дәфтәрләре”нә кергән шигырьләрен сөйләделәр.