"Буйсынмас Ленинград"
27 январь көнне 11:30 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсе 6 класс укучылары өчен "Буйсынмас Ленинград" дигән батырлык дәресе үткәрде.Чара Ленинградны күпьеллык блокададан азат итү көненә багышланган иде.Китапханәче укучыларга шәһәрнең тарихы, блокаданың авыр еллары, Совет халкының батырлыгы, СССРның нинди җимереклекләр кичерүе, тыныч гражданнар җилкәсенә нинди сынаулар төшүе турында сөйләде.Укучылар сугыш чорындагы тормышның авырлыгын, халыкның ачлыгын һәм арыганлыгын аңладылар. Китапханәче шулай ук блокададагы Ленинград геройлары, мохтаҗлык елларында кешеләрнең ныклыгы һәм зирәклеге турында сөйләде. Чара Бөек Ватан сугышы корбаннары хөрмәтенә бер минут тынлык белән тәмамланды.