«Холокост – халык фаҗигасе»
Холокост(борынгы грекчадан-тулаем яндыру,ут белән юк итү) - 1933-1945 елларда немецлар тарафыннан яһүдләрне эзәрлекләү һәм Тоталь юк итү. Холокост - тарихтагы иң куркыныч битләрнең берсе.Моны һәрвакыт истә тотарга һәм бу хәтерне буыннан-буынга тапшырырга кирәк, мондый хәл беркайчанда кабатланмасын өчен.25 гыйнварда 10:00 сәгатьтә уздырылган «Холокост – халык фаҗигасе» хәтер сәгате бу максатны күздә тотты. Китапханәче гаепсез кешеләрнең коточкыч хәлләре, нацистлар кулыннан 6 миллион гаепсез кешенең үтерелүе турында сөйләде. Укучылар аяусыз кырылган яһүдләрнең язмышына битараф калмады.