"Безне саклаучыларга ярдәм"
2025 ел "Ватанны саклаучылар елы" буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Махсус Хәрби Операциядә катнашучы райондашларга ярдәм илтү максатыннан гуманитар колонна бара. Апаз авыл мәдәният йортында, авылдашлар белән берлектә сетка үрү, окоп шәмнәре ясау оештырылды. Бик актив рәвештә башкарып чыктык.