Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

" Үткәннән бүгенгә сәяхәт"

  14 январь көнне 10.00 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсе, тарих укытучысы белән берлектә, 6 класс укучылары белән мәктәп музеенда экскурсия үткәрде, аларны татар халкының көнкүреш әйберләре —  күмер үтүге, савыт — саба-чуен һәм чүлмәкләр, чабаталар- крестьяннарның традицион аяк киеме, самоварлар, уенчыклар, чигүләр белән таныштырды. Һәр әйбернең үз тарихы бар бит, ләкин кешеләр еш кына үзләрен чолгап алган предметларның килеп чыгышы турында уйламыйлар, ә алардан файдаланалар гына. Музейга  йөрү үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бәһасез йогынты ясый, чөнки үткәннән башка киләчәк тә юк. Балалар үзләре белән гомер буе калачак якты тәэсирләр алдылар.