Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Яңа ел могҗизалары "

 Яңаел -  өлкәннәрнең һәм балаларның иң яраткан бәйрәме, 31декабрьдән1гыйнварга каршы төндә чын могҗизалар булаКешеләр тантаналы төн җиткәнне түземсезлек, дулкынлану һәм шатлык белән көтәләр . Бу бәйрәм кешеләрне берләштерә, ниндидер якты, яңа  өмет уята. Киләс елда бары тик иң якты хисләр, иң изге ниятләр, иң ихлас теләкләр генә җиткерергә кирәк. Әлеге бәйрәм уңаеннан 31 декабрь көнне Апаз мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә авыл халкы өчен бал-маскарад оештырылды. Бәйрәм күңелле җырлар, ихлас теләкләр, күңелле уеннар һәм матур шигырьләр белән үтте. Китап укучылар өчен "Яңа ел могҗизалары " исемле китап күргәзмәсе оештырылды.