"Яңа елга яңа өмет белән "
2025 елны күңелле вакыйга белән башлап җибәрдек.
Авылдашыбыз Яппарова Мөршидә үзенең өй тирәсен елда бик матур гирляндалар, кызыклы фигуралар белән бизи. Шул матурлыкка авыл халкын, кайткан кунакларны бәйрәмгә чакыра, бүләкләрен әзерли. Без мәдәният хезмәткәрләре үз чиратыбызда бәйрәмне күңелле үткәрергә ярдәм итәбез. Көне шул кадәр матур, күңелле уеннар, саллы бүләкләр белән онытылмаслык бәйрәм булды.
Мөршидәгә һәм аның гаиләсенә, туганнарына чын күңелдән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бәхетле, матур яшәргә насыйп булсын дигән теләктә калабыз.