" Яшьләр өчен коррупция җинаяте турында!"
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 2004 елдан башлап ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 13:00 сәгатьтә 10-11 сыйныф укучылары өчен " Яшьләр өчен коррупция җинаяте турында!" исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга коррупциянең нәрсә икәнен, тормышның нинди өлкәләрендә чагылуын, җәмгыять өчен никадәр куркыныч булуын аңлатты. Балалар ришвәтләрнең нинди төрләрдә бирелергә мөмкинлеген аңладылар. Укучылар белән бергә китапханәче коррупция аркасында нинди әхлак нормалары бозылуы, кемгә зыян китерүе турында фикер алышты. Балалар ришвәтчелек бирүче өчен дә, алучы өчен дә, мондый системаның барлык корбаннары өчен дә куркыныч дигән нәтиҗәгә килделәр.