Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Хәбәрдар димәк сакланачак"

   1 декабрьдә ел саен СПИД ка каршы көрәш көне буларак  билгеләп үтелә. Бу көн СПИД проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә, бу авыруны профилактикалау, ВИЧ-инфекцияле кешеләргә булышу һәм бу куркыныч авыру белән интегүчеләрне искә алуга багышланган. Бу көнне СПИД белән бәйле сорауларны яктырту өчен чаралар үткәрелә. Шул уңайдан Апаз гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 класс укучылары өчен "Хәбәрдар димәк сакланачак" исеме астында  чара үткәрелде.