"Әниемнең җылы кочагы"
27 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә, Әниләр көне уңаеннан, Апаз авылы "Гөлчәчәк" балалар бакчасында "Әниемнең җылы кочагы" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әниләре алдында чыгыш ясады. Балалар җырлар, биюләр, шигырьләр әзерләделәр. Китапханәче әниләр көне темасына чыгыш ясады, ни өчен ата-аналарны саклау һәм кадерләү, гаилә бәйләнешләрен саклау мөһимлеген әйтте. Китапханәче һәм балалар бу бәйрәм турында үз фикерләрен белдерделәр, җылы сүзләр һәм котлаулар белән уртаклаштылар.