Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Энциклопедик сәяхәт"

  9 ноябрьдә 10.30 сәгатьтә 8-10 сыйныф укучылары өчен "Энциклопедик сәяхәт" дип аталган библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче аңлатканча, сүзлек куллану гадәте белемле кешеләр һәм белем алучылар өчен иң файдалы һәм кирәк. Укучылар  сүзлекнең нәрсә икәнен һәм аннан нинди белемнәр алуын, нинди төрләргә һәм нинди нигездә сүзлекләргә бүленүен, шулай ук китап белән дөрес эшләргә өйрәнделәр. укучылар  сүзлек язмаларын аңларга, сүзнең лексик мәгънәсен билгеләргә, сүзләрен тел нормаларына туры китереп төзергә өйрәнделәр. Укучыларга "Безнең ярдәмчеләр" исеме астында  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.