"Кеше ясаган могҗиза"
Апаз выл китапханәсендә1 ноябрь көнне 15:00 сәгатьтә 8-10 сыйныф укучылары авылыбызның кул эшләре остасы Садыйкова Тәслимә апа белән очраштылар.Балалар останың биографиясе һәм казанышлары белән таныша алдылар. Тәслимә Садыйкова үзенең мавыгуы турында җентекләп сөйләде, балаларга әзер чигүләрне күрсәтте. Моңа өстәп чигү тарихына һәм укыту ысулларына багышланган шул ук исемдәге китап күргәзмәсеясалды. Шулай ук мастер-класс үткәрелде, анда укучылар үз куллары белән матурлык тудырдылар.