"Тылсымлы остаханә"
31 октябрь көнне 19: 00 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсендә укучылар өчен милли утырышлар үткәрелде. Чакырылган кунак булып талантлы авылдашыбыз Закирова Фирдилә чыгыш ясады.Кул эшләре остасы үзенең мавыгуы турында җентекләп сөйләде, илһамланган китаплары һәм бизәкләре белән уртаклашты, әзер бәйләүләрен күрсәтте. Моңа өстәп, бәйләү тарихына һәм укыту ысулларына багышланган шул ук исемдәге китап күргәзмәсе ясалды.