"Технология өлкәсендә ярдәмчеләребез"
29 октябрь көнне 14:30 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсендә 5-8 класс укучылары өчен "Технология өлкәсендә ярдәмчеләребез" дигән китапханә дәресе үткәрелде. Укучылар заманча техника белән үзара бәйләнеш ысуллары тасвирланган төрле китаплар турында белделәр. Балаларга төрле сүзлекләр һәм белешмәләр тәкъдим ителде. Китапханәче шулай ук балаларны компьютер белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар заманча технологияләр ярдәмендә нинди кызыклы функцияләр башкарып булуын белделәр. Барлык теләүчеләр өчен технологияләр белән эшләү турында китаплар, газета мәкаләләре һәм энциклопедияләр күргәзмәсеәзерләнде.