Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Шигырьләренең ялкыны сүнмәячәк"

  15 октябрь көнне 13: 00 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсендә 5-7 класс укучылары өчен М.Ю. Лермонтовның тууына 210 ел тулуга багышланган "Шигырьләренең ялкыны  сүнмәячәк" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Бу атаклы әдип кешеләрнең күңелен  тоя белүе, бер кешенең генә түгел, бөтен җәмгыятьнең кичерешләрен дә җиткерә белүе белән аерылып тора. Китапханәче балаларга язучының гаҗәеп һәм җиңел булмаган биографиясе турында сөйләде. Балалар бергәләп Лермонтов тормышының нинди этаплары, аның иҗатына һәм дөньяга карашына йогынты ясавы турында фикер алыштылар. Аннары укучылар арасында кычкырып укулар узды. Балалар М.Ю. Лермонтовның яраткан шигырьләрен һәм проза өзекләрен укыдылар. Укучылар аның әсәрләре турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Һәркем язучының иҗатында, аның күңелендәд ниләр барлыгын әйтә алды. Барлык теләүчеләр өчен М.Ю. Лермонтовның иң танылган әсәрләре белән китап күргәзмәсе оештырылды.