" Сезнең гомер - безнең горурлык..."
2 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә Апаз мәдәният йортында Апаз авыл китапханәсе белән берлектә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан " Сезнең гомер - безнең горурлык..." исеме астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде . Чара концерт номерлары - җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Кунакларга үткәндәге күңелле мизгелләрне искә төшерергә, алар турында фикер алышырга мөмкинлек бирелде. Чараны алып баручылар аларга җылы теләкләрен җиткерделәр. Кичә түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды. Хөрмәтле кунаклар өчен "Өлкәннәрдә тормыш матурлыгы" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.