"Минем гаиләм минем байлыгым ..."
2024 ел Россиядә Гаилә елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Апаз авыл мәдәният йортында "Минем гаиләм минем байлыгым ..." исеме астында әдәби-музыкаль кичә булып узды.
Кичә матур җырлар, нәфис сүз , изге теләкләр белән үрелеп барды. Чарабыз ахырында авылыбызның иң яшь гаиләсе "Гаилә учагын" кабызып җибәрде.
Матур, парлы гаиләләр кимемәсен иде. Тигезлектә, татулыкта, муллыкта, балалар куанычында, исән-сау яшәргә насыйп булсын дигән теләктә калам.