"Челтәр элдем читәнгә"
3 октябрьдә 10.30 сәгатьтә Апаз балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Челтәр элдем читәнгә" уен-фест үткәрелде. Китапханәче балаларга татар халкының гореф-гадәтләре турында сөйләде. Балалар халкыбыз өчен традицион булган уеннар хакында "Татар халык иҗаты" китабы аша танышып була икәнен белделәр. Уенның асылы кара- каршы басып, такмаклар җырлап үзеңә пар эзләү. Уен ахырында ике якта парлашып беткәч, күмәк җырлар белән төгәлләү.
Элеккедән сакланып килгән уен булуына карамастан балалар бик яратып, актив рәвештә, кызыксынып уйнадылар.