Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Туган ягыбыз, без синең белән горурланабыз!"

  27 сентябрь көнне Апаз авыл китапханәсендә 14.00 сәгатьтә "Туган ягыбыз, без синең белән горурланабыз!" исеме астында   8-11 сыйныф укучылары өчен  квест - уен үткәрелде . Китапханәче башта укучыларга кече Ватаныбыз турында кызыклы фактлар сөйләде, Апаз авылы һәм Арча районы барлыкка килү тарихын сөйләде. Аннары уенчылар командаларга бүлештеләр. Беренчесе безнең авыл турында, икенчесе Арча районы турында, өченчесе Татарстан Республикасы турында җавап бирде. Китапханәче атаклы кешеләр, истәлекле урыннар, туган ягының тарихы һәм табигате турында сораулар бирде. Иң күп балл җыйган команда җиңде. Чара азагында" Ватаннан да ягымлырак бернәрсә дә юк" китап күргәзмәсе үткәрелде.