"Мин дөрес юнәлешне сайларга өйрәнәм"
6 сентябрь көнне 10:30 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсендә 10-11 сыйныф укучылары өчен "Мин дөрес юнәлешне сайларга өйрәнәм" дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче дәүләт һәм җирле сайлаулар турында сөйләде.Укучылар ничә яшьтә катнаша алуларын, нинди шәхси сыйфатлар һәм максатлар булырга тиешлеген белделәр, мәгълүматлы карарлар кабул итүне һәм үз эшләре өчен җаваплылыкны аңладылар. Барлык кызыксынучылар өчен законнар, хокуклар, сайлау турында китаплар күргәзмәсе әзерләнде.