"Терроризм җәмгыять өчен куркыныч"
3 сентябрь көнне Беслан корбаннарын искә алу көненә багышланган 1-4 сыйныф укучылары өчен "Терроризм җәмгыять өчен куркыныч" батырлык сәгате үткәрелде. Китапханәче террористлар тарафыннан мәктәпне кулга алу турында сөйләде. Укучылар гаепсез балалар һәм олылар кичергән кешелексез шартлар турында белделәр. Китапханәче укучыларга бу кешеләрнең нинди кыенлыклар кичергәнен, күпме кеше үлгәнен һәм җәрәхәтләнгәнен аңлатты, йөзләгән кешене газаплы үлемнән коткарган кыю махсус көч офицерлары турында белделәр. Укучылар терроризмның нинди рәхимсез һәм мәгънәсез булуын, кыюлык һәм батырлыкның кирәклеген аңладылар.