"Минем дәүләтем флагы"
22 августта 13:00 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсендә 4-8 класс укучылары белән "Минем дәүләтем флагы" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар РФ флагы, аның тарихы турында кызыклы фактлар белделәр. Укучылар Ватанга булган мәхәббәтләрен, горурлыкларын белдереп бергәләп флаг рәсемен ясадылар . Шуннан соң балалар үз флаглары белән фотога төштеләр. Чара үсеп килүче яшь буында патриотик хисләрне ныгытуга, эрудицияне үстерүгә юнәлтелгән.