Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Күңелләр тулганда, сагышлы, бәхетле булганда язылган шигырьләр "

  Һәр кешенең үзенчәлекле сәләте була. Апаз авыл китапханәсендә "Күңелләр тулганда, сагышлы, бәхетле булганда язылган шигырьләр " исеме астында бик матур очрашу үткәрдек . Очрашуга авылыбызның бар эшкә дә булган Ибрагимова Мәүҗүдә апаны чакырдык. Без аны аш-су остасы, кул эшләре остасы икәнен электән белә идек, ә менә соңгы елларда бик актив рәвештә матур шигырьләр яза икәнен дә белдек.
Ак калфак клубы әгъзалары белән Мәүҗүдә апайның бик матур, эчтәлекле шигырьләрен тыңладык. Ашытбаш авылында туып үскән кыз Апаз авылы килене булып яши. Ә менә Апазга , аның табигатенә багышлап язган шигырьләренә аеруча сокландык.
Алга таба да иҗат чишмәсе саекмасын, безне матур шигырьләре белән сөендереп торсын дигән теләктә калабыз.