Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"XXI гасыр яшь сайлаучылары"

  14 мартта 10:00 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсендә яшьләр өчен "XXI гасыр яшь сайлаучылары"дип аталган эшлекле әңгәмә узды. Китапханәче укучыларга сайлауның безнең илдә ничек узуы турында сөйләде. Яшьләр ни өчен яраткан кандидатка яки реформаларга тавыш бирү мөһим икәнен белделәр. Китапханәче бу сайлауга безнең киләчәгебез бәйле дип сөйләде. Укучылар шулай ук тавыш бирү процедурасын ничек дөрес үтәргә өйрәнделәр. Барлык кызыксынучылар өчен "һәркемнең сайлап алу хокукы бар" китап күргәзмәсе әзерләнде, анда РФ һәм ТР Конституцияләре, шулай ук кеше хокуклары тасвирланган документлар тәкъдим ителде.