"Язлар белән назлар килсен Сезгә "
8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Апаз авыл мәдәният йортында "Язлар белән назлар килсен Сезгә " исеме астында авыл үзешчәннәре тарафыннан бәйрәм концерты булып узды. Концерт программасы дәртле биюләр, матур җырлар һәм шигъри мизгелләр белән үрелеп барды. СВО га ярдәм йөзеннән оештырылган бәйрәмгә бүгенге көндә илебез сагында торган егетләребезнең туганнары, әти- әниләре чакырылды. Алар барлык авылдашларга һәрдаим ярдәм итеп торганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Илебездә тынычлык урнашып, күңел күтәренкелеге белән яшәргә насыйп булсын иде.