Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

“ Ә миңа бит зурлык түгел, милләтем кирәк”

 Апаз балалар бакчасына йөрүче балалар өчен  татар шагыйре, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафинага багышланган “ Ә миңа бит зурлык түгел, милләтем кирәк” исеме астында  мәгълүмат сәгате үткәрелде.  Балалар   шагыйрьнең  тормыш юлы, иҗаты  белән  таныштылар. Нәҗибә Сафинаның шигърияте – заманның көрәш ялкыны белән сугарылган милли рухлы, гамьле шигърият.   Публицистикасы  милләтне борчыган җитди мәсьәләләрне кыю күтәрүе, принципиаль фикер-карашлары белән үзенчәлекле. Нәни укучылары арасында исә шагыйрә маҗаралы, мавыктыргыч сюжетлы әкиятләре, шигырьләре тупланган «Кош теле», «Мәче фәлсәфәсе»,  исемле китаплары белән мәгълүм.  Китапханәдә булган "Нарат нигә энәле", "Әллә-лә китабы"  исемле китаплар белән танышып,  кычкырып уку оештырылды.