"Ватанга хезмәт итү- изге бурыч !"
Ватанны саклаучылар көне ел саен 23 февральдә билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләр тыныч күккә шатланалар, хәрбиләргә рәхмәт әйтәләр һәм котлыйлар. Малайлар балачактан ук чын ир-ат булырга армиядә хезмәт итеп кенә мөмкин икәнен белеп үсәләр. Ә кайткан солдатларга аларның барлык танышлары соклана. Бу мөһим бәйрәм хөрмәтенә 22 февральдә 11:00 сәгатьтә Апаз гомуми белем бирү мәктәбендә Апаз авыл китапханәсе белән бергә "Ватанга хезмәт итү- изге бурыч !" исеме астында солдатлар белән очрашу уздырылды ."