Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Кеше кулы могҗизасы"

  Апаз авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында  20 февраль 15:00 сәгатьтә 8-10 сыйныф укучылары өчен "Кеше кулы могҗизасы" дип аталган  авылыбызнын остасы белән очрашу оештырылды. Балалар останың биографиясе һәм аның казанышлары белән таныштылар. Таслимә Садыйкова үзенең мавыгуы турында җентекләп сөйләде, балаларга әзер чигүләрне күрсәтте. Тирәнрәк аңлау  өчен чигү тарихы һәм төрләре турында презентация әзерләнде. Моннан тыш, чигү тарихына һәм укыту ысулларына багышланган шул ук исемдәге китап күргәзмәсе дә ясалды. Өстәвенә, мастер-класс үткәрелде, анда укучылар  чигү  сәнгатенә  кагылып, үз куллары белән матурлык тудыра алдылар. Һәр укучы өчен кирәкле материаллар әзерләнде. Китапханәче  оста белән берлектә  балаларга чигүнең төп кагыйдәләре турында сөйләде, моның белән ничек шөгыльләнергә кирәклеген күрсәтте. Аның күзәтүе астында һәркем үзенә истәлекле чигүләр ясый алды.