"Шаярсак та, җитди карый белик газиз әнкәйләрнең теленә"
20 февраль көнне 9:30 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсендә 5 класс укучылары өчен "Шаярсак та, җитди карыи белик газиз әнкәйләрнең теленә" әдәби кичә булдырылды. Чара Халыкара ана теле көненә багышланды. Түгәрәк өстәлдә китапханәче укучыларга туган телнең кыйммәте һәм мөһимлеге турында сөйләде. Балалар ни өчен ата-бабаларының мәдәниятен һәм мирасын сакларга кирәклеген белделәр. Катнашучылар арасында татар кешеләре генә түгел Һәрбер укучы туган телнең алар өчен нәрсә аңлатканын һәм яраткан әсәрләрен укый алды.