“Фән безгә тормышта ничек ярдәм итә”
30 гыйнварда Апаз авыл китапханәсендә 10.00 сәгатьтә 1-4 сыйныф укучылары өчен “Фән безгә тормышта ничек ярдәм итә” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Бу чара балалар һәм яшьләр өчен фән һәм технология атнасына багышланган. Китапханәче балаларга төрле технологияләрнең килеп чыгышы тарихын сөйләде. Балалар хәзерге кешеләр өчен кирәк булган көнкүреш әйберләрен кем һәм ничек уйлап тапканнарын белделәр. Балалар уйлап табуларга һәм мөмкинлекләргә бай вакытның нинди булуын аңладылар. Китапханәче шулай ук теге яки бу технологияне кулланганда куркынычсызлык темасына кагылды.