Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"900 көн һәм төн"

  27 гыйнварда сәгать 10:30, Апаз авыл  китапханәсе 8-10 сыйныф укучылары өчен "900 көн һәм төн" дип аталган батырлык дәресе үткәрде. Чара Ленинградны озак вакытлы камалыштан азат итү көненә багышланды. Китапханәче укучыларга  Бөек Ватан сугышы еллары турында сөйләде. СССР кичергән җимерү турында, нинди сынаулар тыныч халык җилкәсенә төшүе хакында.  Аерым алганда, балалар ике елдан артык дәвам иткән Ленинград шәһәрен блокада итү турында белделәр, сугыш чорындагы тормышның авырлыгын, яшәүчеләрнең ачлыгын һәм арыганлыгын аңладылар. Китапханәче шулай ук камалышта булган Ленинград геройлары, авырлык елларында кешеләрнең ныклыгы һәм зирәклеге турында сөйләде. Чара Бөек Ватан сугышы корбаннары хөрмәтенә бер минут тынлык белән тәмамланды.