"Батыр йөрәкле сугышчы "
15 нче февраль- Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне. Быел совет гаскәрләренең Әфган җирлегеннән чыгарылуына 35 ел. Ватан алдында изге бурычларын үтәгән батыр солдатларыбыз хакында искә алу кирәк. Шул максаттан Апаз авыл китапханәсендә "Батыр йөрәкле сугышчы" исеме астында авылдашыбыз Сәйфетдин абыйның батырлыгы, алдан медальләре, тормыш юлы хакында батырлык сәгате үткәрелде.
Ибраһимов Сәйфетдин 1961 елның 6 ноябрендә дөньяга килә. 1982 елның 19 октябрендә Армия сафларына алына. Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 1983 елның 13 маенда Әфганстан сугышына кертелә. Күп санда сугышчан операцияләр ясап 1984 елның 20 декабрендә сугыштан чыгарыла. Туган авылына 1985 елның 3 январендә кайта. Совхозга эшкә урнаша. Тормыш җилләре Себергә дә илтеп урнаштыра , кире дә алып кайта. Бүгенгесе көндә туган авылында "Ватан " агрофирмасында эшли.
Сәйфетдин абыйдан сугышта күргәннәре турында сораштырсаң: "Зинһар сорый күрмәгез, алар онытылмаслык булып күңелгә сеңделәр" дип җавап бирә. Чыннан да алар бу тормышны үзләре сайламаган, ләкин дәүләт тарафыннан куелган бурычны тиешле дәрәҗәдә башкарганнар.
Илебездә тынычлык урнашып, куанып яшәргә насыйп булсын иде дигән теләктә калам.