"Гомерем минем моңлы бер җыр..."
15 февраль- каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Апаз балалар бакчасында “Гомерем минем моңлы бер җыр” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Әлеге чара, балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынга мәгълүмат җиткерү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.Шагыйрьнең балалар өчен язылган “Карак песи”, “Куян”, “Бакчачы” кебек шигырьләре укылды. Шулай ук әлеге кичәдә Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе күрсәтелде.