Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Шушы яктан, шушы туфрактан без!"

10 февраль Апаз авыл мәдәният йортында "Шушы яктан, шушы туфрактан без.." исеме астында урам концерты булып узды. Концертның максаты- авылыбыз үзешчәннәрен сәхнәгә тарту белән беррәттән бүгенге көндә Махсус Хәрби Операциядә катнашучы авылдаш егетләребезгә ярдәм итү.
Матур җырлар, дәртле биюләр, шигъри мизгелләр белән үрелеп җылы эчтәлекле чара оештырылды.
Үзешчәннәребезгә, килгән тамашачыларга бик зур рәхмәт.