"Гаилә- тормыш нигезе , ә балалар аның көзгесе"
2024 ел Россиядә - Гаилә елы диеп игълан ителде. Шул уңайдан Апаз авыл китапханәсендә Апаз гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучылары өчен "Гаилә- тормыш нигезе , ә балалар аның көзгесе" исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада гаилә кыйммәте, әти-әнигә, әби- бабайга карата хөрмәт хакында аңлату оештырылды.