китап-белем чишмәсе
Яратып, чын ихластан укыган кеше - бәхетле кеше. Аның акыллы, тугры, ышанычлы дуслары бар. Алар – китаплар. Китаплар безне балачактан алып гомер буена озата баралар. Алар- зур кыйммәткә ия. Шуңа күрә дә китапларны кадерләп сакларга кирәк.
15 январь көнне китапханәдә 1-сыйныф укучылары өчен китапханә дәресе үтте. Балалар китапның ничек барлыкка килүе, аның төзелеше, куллану тәртибе турында мәгълхмат алдылар. Соңыннан яңа кайткан балалар китапларына күзәтү үткәрелде.