Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Фронтовик шагыйрь"

  9 гыйнварда- татар халкының күренекле , каһарман шагыйре Фатыйх Кәримнең тууына 115 ел. Шул уңайдан Апаз гомуми белем бирү мәктәбенең 6 класс укучылары белән "Фронтовик шагыйрь" исеме астында информация сәгате үткәрелде.
Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты хакында мәгълүмат бирелде.  1941–1945 еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык исемдә шигырь иҗат итә.  Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, эчке кичерешләре,  сөйгәненә, гаиләсенә, апа-сеңелләренә, абый-энеләренә, әти-әнисенә, туган җиренә, туган халкына булган олы мәхәббәте  сурәтләнә.