"Яңа елда кунак бул"
2024 елга аяк бастык. Үзенең куанычлары, шатлыклары белән имин ел килсен иде. Яңа ел каникулында Бал бабай урамында Апаз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән балалар һәм өлкәннәр өчен "Яңа елда кунак бул" исеме астында күңелле очрашу, кызыклы уеннар оештырылды. Салкын булуга карамастан спорт уеннары, дәртле биюләр, шигъри мизгелләр белән үрелеп барды. Иң зур кунаклар Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә ямь өстәде. Оештыручы төп иганәче Яппарова Мөршидәгә һәм аның гаиләсенә бик зур рәхмәт.