"Яңа ел могҗизасы"
Менә Яңа ел килде-Җирдәге барлык кешеләр көтеп алган бәйрәм. Бу искиткеч бәйрәм Апаз мәдәният йортында да билгеләп үтелде. 31 декабрьдә "Яңа ел могҗизасы"дип аталган әдәби-музыкаль тамаша уздырылды. Аны теләгән һәркем күрә алды. Бәйрәм күңелле җырлар, дәртле биюләр, җылы теләкләр, күңелле уеннар һәм матур шигырьләр белән үрелеп барды. Китапханәче Кыш бабай һәм Кар Кызы белән талантлы балаларны чыгышлары өчен бүләкләр белән бүләкләде. Яшь укучылар өчен "Яңа ел могҗизалары "дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Яраткан китапларны Балалар укырга алды.