"Хатын-кыз иңнәрендә милләт язмышы"
Ел саен, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без әниләр көнен бәйрәм итәбез. Бу искиткеч бәйрәм алдыннан, 25 ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә Апаз авыл мәдәният йортында, Апаз авыл китапханәсе белән берлектә, "Хатын-кыз иңнәрендә милләт язмышы" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Китапханәче алып баручы булып эшләде: ул барлык әниләрне Халыкара әниләр көне белән котлады һәм чын күңелдән теләкләрен җиткерде. Чара иң кадерле кешене - ананы яратырга, хөрмәт итәргә, кадерләргә кирәклеге турында шигырьләр һәм чыгышлар белән үрелеп барды. Анда катнашучыларның барысына да әниләргә чын күңелдән теләкләрен белдерү мөмкинлеге бирелде. Кунаклар татар биюләреннән һәм җырларыннан, мәгънәле шигырьләрдән, котлаулардан ләззәтләнделәр. Укучылар өчен "Матурлык Аналарда" китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә ана образын сурәтләгән китаплар, гаилә кыйммәтләре турында мәгълүмат бирелде.