"Бәхетле балачак"
Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне Балалар өчен бу көтеп алынган бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган җәйге ялларны - каникулларны да алып килә. балаларны киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Шул уңайдан Апаз " Гөлчәчәк" балалар бакчасында "Бәхетле балачак" исеме астында күмәк спорт уеннары үткәрелде. Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелләрендә бары тик җылы хисләр генә калсын.