"Китапханәче - синең дустың"
Китапханәче һөнәре кешенең һәрьяклап үсеше өчен бик мөһим. Әмма бүгенге көндә ул охшаш эш төрләре кебек популяр түгел, аның турында шактый аз сөйлиләр. Шуңа күрә 27 май көнне 3-6 класс укучылары өчен "Китапханәче - синең дустың" исеме астында мәгълүмати сәгать үткәрелде. Балалар бу һөнәрнең тарихын, кешеләр тормышындагы әһәмияте турында белделәр. Китапханәче мондый эшнең өстенлеге, кешегә йогынты ясавы турында сөйләде. Чара үсеп килүче буынны әлеге һөнәр, китапханәдә эшләү белән кызыксынуны арттыруга юнәлтелде.