"Вакытлы матбугат заман көзгесе!"
Безнең заманда күп кенә кешеләр төрле вакытлы басмалар (газеталар, журналлар) укыйлар. Балаларның шундый зур белем хәзинәсенә мәхәббәтен уяту максатыннан, 19 май көнне сәгать 11 дә Апаз урта мәктәбенең 1-4 класс укучылары өчен "Вакытлы матбугат - заман көзгесе" дигән темага мәгълүмати сәгать үткәрелде. Китапханәче укучылар өчен матбугат әһәмиятен аңлатты, укучыларны вакытлы басмаларның китапханәгә килә торган төрләре белән таныштырды. Балалар өчен яңа газета-журналлар куелган күргәзмә әзерләнгән иде. Балалар аларны кызыксындырган периодиканы укый һәм ала алдылар.