Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Солдат безнең өчен герой!"

 Бүгенге көндә бөтен ил Украинада үткәрелгән махсус операция уңаеннан борчыла. Күпләр безнең солдатларга ярдәм итәргә, сугышчан рухны күтәрергә, аларның әһәмиятен күрсәтергә телиләр. Күптән түгел безнең авылга да берничә солдат - Закиров Нияз, Гомәров Ирек кайтты. Алар белән очрашулар үткәрелде, авылның күп халкы аларны күрергә, аралашырга теләде. 12 майда 10:00 сәгатьтә Апаз урта мәктәбенең 1-4 класс укучылары белән Спецхәрби операциядә катнашкан Лотфуллин Радик белән очрашу үткәрелде. Ул укучыларга үзе турында, чынлыкта нәрсә мөһим булуы турында сөйләде. Укучылар сораулар бирә, теләкләр тапшыра һәм солдатка ярдәм итә алдылар. "Без бөтен көчебез белән Җиңүгә барабыз!" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды.