"Балалар ышаныч телефоны ни өчен кирәк"
"Ышаныч телефоны" - ул махсус кайнар линия, шалтыратып, үз кичерешләре, проблемалары, куркулары һәм дулкынланулары турында сөйләргә мөмкин. Трубканың теге ягында сезнең белән авыр хәлдән чыгу юлын табарга ярдәм итү өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләячәк квалификацияле, тәҗрибәле психологлар. "Ышаныч телефоны"ның өстенлеге шулай ук аның бөтенләй түләүсез булуы, аңа теләсә кайчан шалтыратырга һәм теләсә күпме сөйләргә мөмкин булуы. Бу хакта 13 майда Апаз урта мәктәбенең 1-7 класс укучыларына китапханәче һәм авыл клубы хезмәткәрләре тараткан махсус әзерләнгән листовкаларда сөйләнде. "Балалар ышаныч телефоны ни өчен кирәк" дигән темага листовкаларда хезмәткә нинди ситуациядә шалтыратырга кирәклеге, моны ничек дөрес эшләргә кирәклеге һәм сезгә ничек ярдәм итә алулары турында тәфсилләп сөйләнде.