"Җиңү килде җирне нурга күмеп!"
Бөек Ватан сугышында җиңү – халкыбызның батырлыгы hәм даны ул.
Безнең әби – бабаларыбыз бик күп сынаулар аша үтеп, Бөек Ватан сугышында дөньяны зур афәттән коткарып калып, туган илебезнең бәхетле тормышы өчен көрәштеләр.
Бөек җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан "Җиңү килде җирне нурга күмеп!" дип исемләнгән митинг үткәрелде. Бәйрәмебезгә тыл ветераннары белән беррәттән, Афган сугышы , Чечня сугышы ветераннары, Украинадагы махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан егетләребез дә катнашты. Шундый матур галәмебездә бәхетле яшик, әби-бабаларыбызның кылган батырлыгын онытмыйк!