"Балаларга сугыш турында укыйбыз!"
Ел саен 9 май алдыннан "Балаларга сугыш турында укыйбыз" Бөтенроссия акциясе уза. 4 майда Апаз авыл китапханәсе XlV Халыкара "Бөек Ватан сугышы турында балаларга укыйбыз" акциясенә кушылды. Аны Самара өлкә балалар китапханәсе оештыра. 1-4 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган хәтер сәгате уздырылды. Бу бәйрәм илебезне фашистлардан азат иткән батырлыкларны искә алу белән мөһим.